“Кеше һәм аның һөнәре”

          Һөнәр сайлау буенча кичәләр безнең китапханәдә ел дәвамында уздырылып килә. Бу кичәләрдә без укучылар белән һөнәр турында, һөнәр сайлаганда нинди кагыйдәләргә таяну турында сөйләшәбез. Чираттагы шундый кичәләрнең берсенә без авылдашыбыз, 2019 елда район күләмендә уздырылган  “Иң яхшы табип” бәйгесендә катнашып җиңү яулаган, балалар табибәсе Аксакова Рәфия Рашатовнаны чакырдык. Рәфия Рашатовна  һөнәр сайлау, үзең сайлаган һөнәрне яратып, аңа тугры булып, кешеләргә хезмәт итү турында сөйләде.

         Кичә барышында  китапханәдә эшләп килүче “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Күргәзмәдә урын алган китаплар сәламәтлек темасына багышланган. Бу китапларны укып кеше үзенең сәламәтлегенә сакчыл караш тәрбияли ала. Укучылар  кичәдә сөйләнгән сүзләрне игъибар белән тыңалдылар. Табибә апаларына үзләренең борчыган сорауларын бирделәр. Кичәдә югары сыйныф укучылары, 25 укучы катнашты.