“Безнең яшьлек мәңге сүнмәс ялкын”

              2020 нче ел зур юбилейлар елы. Без быел ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм районыбыз Арчаның 90 еллык юбилейларын каршы алабыз. Бүгенге кичәбезне без шушы юбилейларга багышлап уздырдык. Чөнки бу даталар үзара бик тыгыз бәйләнгән. Кешелек тарихындагы бу коточкыч сугышта  Татарстан Автономияле республикада яшәүчеләр дә һәм районыбыз Арчада яшәүчеләр дә катнашкан. Булмасын ул сугыш кырында,яки тылда һәрбер җан иясе Бөек Җиңүгә үзенең зур өлешен керткән. Кичә барышында без авыр сугыш елларында тылда үз – үзләрен аямыйча, көнне – төнгә ялгап эшләгән авыл хатын – кызларының тормышыннан кайбер мизгелләрне театраль күренешләр белән  тәкъдим иттек. Театраль күренешләр үзешчән артистларның матур җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барылды.

         Кичәдә Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән авылларның мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре катнашты. Тамашачы кичәне зур алкышлар белән кабул итте. Сугыш чоры баласы, китапханәнең актив укучысы Хакимова Дилбәр апа сәхнәгә менеп авыл халкы исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.