“Туган телен белгән тамырларын онытмас”
1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Шул елдан алып һәр ел безнең Татарстанда туган тел көне билгеләп үтелә.
Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Шуларның берсе, аның туган теле. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр яши.
Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый.
21 нче февраль көнне без югары сйныф укучылары белән телдән журнал үткәрдек. Соңгы арада телебезгә карата кылынган рәнҗетүләр турында, милләтне яшәтер өчен иң беренче чиратта туган тел кирәк булуы турында сөйләштек. “Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” дигән исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.