"Октябрь - өлкәннәр айлыгы"
Октябрь ае Республикабызда өлкәннәр айлыгы буларак билгеләп үтелә. Безнең Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе дә бу айлыкта актив эш башкаралар.
1 октябрьдә барлык өлкән буын авылдашларыбыз хөрмәтенә “Картаямыни соң йөрәк...” дигән исемдә әдәби – музыкаль кичә узды.
6 октябрь көнне мәрхәмәтлелек үзәгендә анда ял итүчеләр белән очраштык. Аларга матур җырлар, биюләр бүләк иттек. Ял итүче авылыбыз кунаклары белән күңелле уеннар уйнадык.
14 октябрь көнне уздырылган бәйрәм кичәсе быел җитмеш яшьләрен тутырган авылдашлар хөрмәтенә булды. Яңа Кенәр авылында гомер итүче алты авылдашыбыз бу кичәнең хөрмәтле кунаклары булдылар.