“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”
Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышында бик күп татар язучылары, шагыйрьләре каләмне штыкка тиңләп көрәштеләр. Үзенең “үлемсез” җырлары белән халкыбызны җиңүгә рухландырган каһарман – шагыйрь бик күпләр өчен үрнәк. Герой – шагыйрьнең туган көне уңаеннан китапханәдә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дигән исемдә хәтер сәгате уздырдык. Кичә барышында Муса Җәлил һәм аның “көрәштәшләре” турында сөйләштек. Шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы, фашист коллыгындагы газаплары турында сөйләштек.