“Китапларда халкым батырлыгы”

          Быел без кешелекнең иң зур бәйрәме Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Икенче Бөтендөнья сугышы Европа илләрендә яшәгән һәр кешегә, һәр йортка үзенең кара тамгасын салмый калмагандыр. Еллар узган саен бу бәйрәмнең кадере арта гына бара. Сугышта катнашкан, сугыш чорында тылда үзләрен аямыйча эшләгән ветераннарның сафлары күпкә сирәгәйде. Исән булганнарның да инде барысы да диярлек урын өстендә. 

        Бабаларыбыз күрсәткән батырлыклар  турында без фәкать китаплардан гына укып, сугыш турындагы фильмнар карап кына  беләбез. Шуңа күрә дә без чираттагы әдәби кичәбезне “Китапларда халкым батырлыгы” дип атадык. Әдәбиятта сугыш турында язмаган язучы юктыр мөгаен. Урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары белән әдәби китапларда язылган сугыш турындагы әсәрләр турында сөйләштек. Без бу кичәдә К.Федин һәм М.Алексеев әсәрләрен анализладык. Китаплардан өзекләр укып, фикер алыштык.