Авыл җирлегенең 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы
5 нче февраль көнне мәдәният йортында авыл җирлегенең 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы булды. Бу көнне без мәдәният йорты фойесында 2020 нче елда билгеләп үтеләчәк: Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, Арча районына 90 ел тулуга багышланган китап күргәзмәләре төзеп, халыкка тәкъдим иттек. Отчет җыелышында район башлыгы Нуриев И.Г. һәм мәдәният министры Әюпова И.Х. катнашты.