"Дуслар җыелган җирдә"
1 нче февраль көнне Арча, Яңа Кенәр - Әтнә, Яңа Шашы авыллары арасында дуслык күпере салынды. Моның сәбәпчесе безнең авылдашыбыз, Әтнә районы егете Габидуллин Рифат Барый улы. Без Рифат абыйның яңа чыккан “Бер капчык арыш” дип исемләнгән китабын аның райондашларына тәкъдим иттек. Кичә бик матур, җылы мөхиттә узды. Арча шәһәре һәм Яңа Кенәр үзешчәннәренең матур җыр, биюләре белән үрелеп барган кичәдә Яңа Шашы җирлеге халкы үзләренең истәлекләрен барладылар. “Әтнә таңы” газетасыннан килгән кунак Фәридә Филатова Рифат абыйга үзенең зур рәхмәтләрен җиткерде. Чөнки Рифат абый бу газетның штаттан тыш хәбәрчесе булып тора. Аның бик күп мәкаләләре шушы газет битләрендә басылып килә. Рәйсә апа Закирова Рифат абыйның коллегасы буларак, аның бөтен язмаларын туплап бара. Рифат абыйга үзенең йөрәк түрләреннән чыккан ихлас теләкләрен көйгә салып бүләк итте. Кичәдә шулай ук Арча шәһәре ветераннар советы рәисе Габдрахманов Наил Газизович та катнашып, үзенең матур теләкләрен җиткерде. Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов безне якты чырай белән каршы алып, безгә хөрмәт күрсәтте.