“Китап битләрендә кеше язмышлары”
29 гыйнвар көнне авылдашыбыз Рифат Габидуллинның “Бер капчык арыш” дип исемләнгән яңа китабы буенча “Китап битләрендә кеше язмышлары” дип исемләнгән тәкъдир итү кичәсе уздырдык.
Рифат абыйның яңа китабында бик күп кеше язмышлары тасвирлана. Анда үзенең туган ягы Әтнә районы кешеләре турында да, безнең Яңа Кенәр авылы кешеләре турында да язмалар күп. Рифат абый, бик озак еллар инде мәкаләләр язу белән шөгыльләнә. Аның мәкаләләре “Татарстан яшьләре”, “Арча хәбәрләре” һәм “Әтнә таңнары”газетларында урын алып килә. Һәм менә нихаять ул аларның барсын бергә туплап китап итеп бастырып чыгара. Китапта урын алган хикәяләр гади, әдәби телдә, юмор хисе белән сугарылган, мавыктыргыч итеп язылган. Аларны бер дә газет битләреннән алынган мәкалә димәссең.
Авылдашларыбыз Халитов Рәгыйб һәм Фәния апа, Зарипов Әнәс абый, Зарипов Вагыйз абый, Лотфуллин Габделфәрт белән Тәскирә апа, Сафин Фаяз абый, Әхмәдуллин Яхья, Сабиров Ришат абый, Насретдинов Гәрәфетдин абый, Салихҗанов Илфат һәм телгә алынмаган бик күп кешеләр турындагы язмалары китапта бик матур итеп бирелгән.
Гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән Рифат абый бу исемнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын үзенең хикәяләрендә дә күрсәткән. Шулай ук, армия турында да бу китапта язучы үз фикерләрен җиткергән.
Кичә Рифат абыйга хас гади, җылы атмосферада узды. Килгән кунаклар истәлекләре белән уртаклаштылар. Китап белән якыннан танышканнары аның турында үзләренең фикерләрен җиткерделәр.