"Экстремизму - Нет!"
Максат: укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; укучыларда патриотик хис тәрбияләү; үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү.
Соңгы 20 елда илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле почмакларында, төрле авырлыкларда террористлар тарафыннан һөҗүм итүләр булып тора. Шуның иң куркынычы һәм иң фаҗигалесе Беслан шәһәрендәгеседер мөгаен. 2004 елның 1 сентябре бу шәһәрдә яшәүчеләр өчен кайгы көне булып тарихка кереп калды. Бу көнне 1100 кеше террористлар тарафыннан җәбер алдылар.
1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр экстримизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы бара. Бу көннәрдә мәктәпләрдә, китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелеп бу афәтнең ни дәрәҗәдә кешелеккә куркыныч икәнен тагын бер кабат исбатлыйлар.
20 сентябрь көнне уздырылган «Без экстримизмга каршы” дигән темадагы дискуссия мәйданчыгында безнең урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары катнашты. Бу очрашуда без укучыларга экстримизм һәм терроризмның ни дәрәҗәдә кешелеккә йогынты ясавы турында әңгәмә кордык. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәттек. Урамда һәм өйдә ялгыз булганда нинди кагыйдәләргә таянырга кирәклеген ачыкладык. Ситуацияләр анализладык. Без анализлаган бу ситуацияләр нинди нормаларны боза шулар турында сөйләштек.