"Картаямыни соң йөрәк..."

        Соңгы елларда илебездә октябрь аеның беренче ункөнлеген өлкән буын кешеләргә багышлыйлар.  Бу ункөнлектә без авылыбызда яшәгән өлкәннәрнең хәлләрен белешәбез, аларга көчебездән килгәнчә ярдәм һәм хөрмәт күрсәтәбез.

         Быел да без бу традицияне дәвам иттек. 1 октябрь көнне мәдәният йортында уздырылган “Картаямыни соң йөрәк...” дип аталган әдәби – музыкаль кичә өлкәннәргә багышланган иде. Бу көнне без, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучы авылдашларыбыз ярдәме белән  авылыбыз өлкәннәренә бик матур бәйрәм кичәсе тәкъдим иттек. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Рафаил Әгъзам улы котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Җырчыларыбыз Зөхрә Гайнуллина, Алсу Терентьева, Розалия Исмагилова, Мәдинә Файзрахманова, Дания Закирова, Алия Латыпова, апалы сеңелле Фәридә һәм Гөлчәчәк дуэты, Надил Шакирзяновлар үзләренең матур җырларын халыкка бүләк иттеләр. “Балкыш” фестивале лауреаты булган рус халык биюе (җитәкчесе Иванова Диляра), Фәридә Файзрахманова башкаруындагы чегән биюе, олы яшьтә булуына карамастан егетләрчә итеп гармун уйнаучы Равил абый Нигъмәтҗәновларның чыгышларын халык яратып кабул итте. Шулай ук, бәйрәм кичәсендә Гөлчәчәк Нуриева җитәкчелегендәге балалар бию коллективы да әби – бабайларына үзләренең матур биюләрен бүләк иттелләр. Кичәдә авыл ветераннар советы рәисе Сабиров Габделбәр Гарифҗан улының котлавы да яңгырады.