Җырларым минем күңел халәтем.

               3 ноябрь көнне “Сәнгать төне” акциясе кысаларында без китапханәгә автор – башкаручы Гөлсинә Акбитованы кунакка чакырдык. Гөлсинә апа авылыбызның мәдәният тормышы белән тыгыз элемтәдә тора. Нинди генә бәйрәм булмасын ул безне үзенең матур җырлары, дәртле биюләре белән куандыра. Сәнгать бәйрәмендә без аның тагын бер һөнәре белән якыннан таныштык. Ул бик матур итеп шигырьләр дә иҗат итә башлаган икән. Очрашу барышында безгә үзенең ике – өч көн элек кенә язган шигырьләрен укыды. Шулай ук, бу бәйрәмдә авылыбызның ветераннар советы рәисе, юмор остасы Сабиров Габделбәр абый да үзенең кызык мәзәкләрен тамашачыларга җиткерде. Җырчылар Алсу Самигуллина белән Сирин Ахунҗанов үзләренең матур җырлары белән бәйрәмебезгә ямь өстәделәр. Ә китапханәчеләр тарафыннан куелган спектакльләрдән өзекләр бәйрәмгә чын сәнгать нуры өстәде.