“Якын дустым “Мәйдан”, дуслар булып калыйк гел шулай”.

          1990-еллардагы уянудан соң Чаллыда да халыкка хезмәткә куярлык әдәби һәм мәдәни журнал ихтияҗы туа. Айдар Хәлим мөхәррирлегендә чыккан «Аргамак» журналы ябылгач, Чаллы Язучылар оешмасы Чаллыда татарча журнал чыгару мәсьәләсен кузгата. Дистә айлар буе барган киңәшүләрдән соң, ниһаять, 2001 елның августында «Мәйдан» журналының сынау саны дөнья күрә.

         Менә шул вакыттан инде 15 ел вакыт узып та киткән. 2016 елның августында журнал 15 еллык юбилеен уздыра. Яшь булуына карамастан “Мәйдан” ның тугры укучылары бик күп. Аның һәр санын түземсезлек белән көтеп алалар. Менә шул укучылар белән журналның юбилеен 11 нче август көнне китапханәдә “Якын дустым “Мәйдан”, дуслар булып калыйк гел шулай” дигән исемдә белешмәлек сәгате белән билгеләп үттек. Белешмәлек сәгатендә журнал буенча мәгълумат бирдек. Аның сәхифәләре белән танышып чыктык. Катнашучылар журналда чыккан әсәрләрдән өзекләр укыдылар.