"Йөрәгемдә яши туган җирем"
Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, нинди генә дәрәҗәле урыннар биләмәсен, аның табып – үстергән газиз әнкәсе һәм туып – үскән туган җире була. Адәм баласы аларны беркайчан да хәтереннән чыгармаска тиеш. Безнең газиз туган җиребез Яңа Кенәр авылы. Безнең авыл районда иң зур авылларның берсе. Бүгенге көндә авылыбызда 900 гә якын хуҗалык бар һәм 2000 нән артык кеше яши. Яңа урамнар калкып, тулылана бара.
Һәр елны июль аенда без, Кенәрлеләр һәм авылыбызга ераклардан кунакка кайткан кардәшләребез белән берлектә авыл көне билгеләп үтәбез. Быел да без бу традициягә тугры калып июль ахырында “Йөрәгемдә яши туган җирем” дигән исемдә авыл көне уздырдык.
Бу көнне китапханәдә “Аермасын язмыш безне синнән,
И, газиз туган җирем” дип аталган китап күргәзмәсе эшләде.
2015 елның ноябреннән алып 2016 елның апреленә кадәр авылыбызда урам концертлары гөрләде. Ул концертларда катнашмаган бер генә кеше дә калмагандыр мөгаен. Үзешчәннәребезнең иң яшенә 6 яшь булса, ә иң олысына 88 яшь иде. Замана технологиясе аша бу концертларның даны хәтта Себер якларына да барып иреште. Авыл көнен дә без шушы урам концертларында катнашкан һәм безнең башка кичәләрдә дә актив катнашып килүче үзешчәннәребез ярдәме белән уздырдык. Аларның матур җырлары, дәртле биюләре кунакка кайткан кардәшләләребезнең дә күңеленә хуш килде. Ә инде җырлар – биюләр арасында кушылып барган күңелле уеннар кичәне тагын да ямьләндереп, халыкны җанландырып җибәрде.
Быел татар халкының сөекле шагыйре, безнең якташыбыз Габдулла Тукайның тууына 130 ел булды. Бу уңайдан, безнең китапханәдә һәм гомүмән безнең җирлектә бик күп төрле чаралар уздырылды. Ә чираттагысы Тукай – Кырлай авылында эшләп килүче Г.Тукай музей – комплексы хезмәткәрләре тарафыннан уздырылды. Алар авыл көнендә китап күргәзмәсе белән без дә кунакта булдылар. Эчтәлекле чыгышлары белән бөек шагыйребез Г.Тукай турындагы белемнәребезне тагын да ныгыттылар.
Авыл көне елдагыча күңелле узды. Авылдашларыбызга һәм ераклардан кайткан кардәшләребезгә бик ошады.