"Бүген әни ял итә" ял кичәсе.
Без, авылбызның мәдәният хезмәткәрләре, бу бәйрәм кичен ял итү кичәсе формасында уздырырга булдык.Клуб залына җыелган барлык әниләр өчен төрле кызыклы уеннар уйнатылды. Кичәбездә татарның матур көйләре яңгырады, матур шигырьләр укылды, теләкләр теләнде. Ял итү кичәсендә барлык әниләр дә ял итте.