Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

Район бәйгесе.

      Шушы уңайдан районыбызда Н.Таҗдарова башкарган рольләрне уйнап күрсәтү буенча бәйге игълан ителде. Мин үземне сәнгатьнең шушы төрендә сынап карарга булдым. Сәхнәләштерү өчен өзекне якташыбыз Г.Камалның "Бүләк өчен" комедиясеннән сайладык. Китапханәнең актив укучысы,Арчаның 5-номерлы гимназиясенең 8 классында белем алучы Җәләев Кәрим бу эштә безгә зур ярдәм күрсәтте.