"Саумы,тарих!" краеведческая экскурсия.
Казаков Е.П. авторлыгындагы "Археологические памятники Татарской АССР", Гайнетдинов А.М. авторлыгындагы "Арча районы эпиграфик истәлекләре" китапларында Казиле авылында урнашкан борынгы зират , 1538-1539 елларда барлыкка килгән каберлек турында мәгълүматлар бар. Шуларга нигезләнеп, без бүген экскурсиягә чыктык. Күчмә китапханәнең актив укучысы Мәгсумова Тәнзилә апа безгә ярдәмгә килде. Ул Казиле,Күпербаш авылы тарихыннан кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды. борынгы каберлекне, шуның янында гына агучы Изгеләр чишмәсен дә күрсәтте. Экскурсиябез күңелләребездә матур истәлек булып сакланып калачак. Киләчәктә дә мондый эшләрне дәвам итәргә планлаштырып торабыз.