"Кәрзинемдә ниләр бар" балалар бәйрәме.
Бу бакчада тәрбияләнүче балалар янында мин еш кунак булам. Аларны төрле матур китаплар белән таныштырам, әкиятләр,шигырьләр укыйм, төрле күңелле чаралар да уздырам. Бүгенге бәйрәмдә дә балаларны фондтагы яңа балалар китаплары белән таныштырдым. Көз,табигать, җәнлекләр турында кызыклы шигырьләр укыдым.