Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Замана белән бергә атлыйбыз" библиопрактикум.

    Өлкәннәребез мәдәни һәм әдәби чараларыбызның иң актив катнашучылары да, тамашачылары да. Шулай ук замана белән бергә атларга тырышучылары да аз түгел. Бүгенге практикумда мин аларны мәдәният йортлары һәм китапханәләрнең сайтлары буенча сәяхәткә алып чыктым. Эш барышының тәртибен аңлаттым. Сайтларда афишалар белән дә, әдәби яңалыклар белән дә вакытында танышып барырга мөмкинлек зур.