"Әбиләр чуагы" әдәби-җырлы кичә.
Бу кичәбезгә исемен программасын әзерләгәч таптык. Анда өлкән авылдашларыбыз үзләре бик күп номерлар белән катнаштылар. Олыгаю, яшьлек хатирәләре турында төрле авторларның шигырьләрен укыдылар. Милли җырларыбызны, аерым-аерым да, ансамбль белән дә башкардылар. Авылыбыз яшьләре һәм балалары әби-бабайларына бүләк итеп шигырьләр сөйләделәр, бик оста итеп биеделәр. Кичәбезенең кунагы- бик күп татар җыры конкурслары лауреаты Зәринә Никитина башкаруындагы борынгы татар көйләре барысының күңеленә хуш килде. Кичәбездә бәйрәм рухы белән милли горурлык хисе үрелеп барды. Бу чара өлкәннәребез өчен бик матур, онытылмаслык бүләк булды.