Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Алиш иленә сәяхәт" әдәби уен.

     Исеме татар әдәбиятында балалар язучысы буларак мәгълүм булган А.Алиш иҗатына сәяхәткә чыктык бүген. Сәяхәтебезне Казиле авылы башлангыч мәктәбендә укучы балалар белән уздырдык. Иң элек ,кыскача гына. язучының биографиясе белән таныштырдым. Берничә әкиятен, хикәясен укып,тыңлап үттек. Аннары уен башланды. Аның барышында А.Алиш әсәрләренә тагын бер кат мөрәҗәгать иттек. Уен-сәяхәт балаларга бик ошады. Алар А.Алишның башка әсәрләрен дә укып чыгарга теләк белдерделәр. Аның әкиятләре һәм хикәяләре туплап бирелгән җыентыкларны өйләренә яздырып алдылар.