Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Әкияттә хикмәт бар" әкият сәгате.

    Балалар өчен әсәрләрне бала җанлы, бала рухлы кеше генә аңлаешлы һәм истә калырлык итеп иҗат итә ала. Быел ,тууына 110 еллыгы  булган балалар язучысы, җәлилче А.Алиш -нәкъ шундый кеше. Аның әкиятләрендә ничә буын балалар тәрбияләнеп үсте инде. Тукмар белән Чукмар кебек , Сертотмас үрдәк кебек геройлары һәрберебезнең хәтерендә. Бүген авылыбыз балалар бакчасында, укып кына түгел, сәхнәләштерелеп тә күрсәтелгән "Куян кызы" әкияте дә олылырга карата олы,матур хисләр тәрбияли, шелтәләми генә үзең өчен үзең генә җаваплы булуыңны да искәртә. Бүгенге бу чарабыз барыбызга да бик ошады. Шушындый татар язучыларыбыз булганга горурлык хисе уяна.