Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Без бит Арча яклары" бәйрәм концерты.

      Тамашаны үзешчәннәр, авылдашлар катнашында мәдәният хезмәткәрләре әзерләде. Милли җырлар, шаян сүзләр, татар халык биюе, туган як турында шигырьләр белән үрелеп барды бәйрәм кичәбез. Китапханәдә әзерләнгән "И,Казан,серле Казан"  исемле китап күргәзмәсе дә тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Авыл халкы бу кичне рухланып, ял итеп уздырды.