"Мин илемне яратам" балалар сәнгате сәгате.
Ил флагы- илнең иң мөһим атрибуты. Бүгенге чарада мин балаларга флагыбыз турында сөйләдем, аның әһәмиятен аңлатырга тырыштым. Чарабызны урамда, китапханә ишегалдында дәвам иттек. Бүгенге бәйрәм уңаеннан ишегалдыбыз зәңгәр, кызыл, ак төсләр белән балкыды.