"Кечкенәләр белән олыларча сөйләшү" мәгълүмат алмашу
Авылга җәйге ялга кайткан бу балалар республика һәм Россиянең төрле мәктәпләрендә белем алалар. Наркомания темасы аларга таныш. Мәктәптә әңгәмәләр уздырылган булган. Балаларның үзара мәгълүмат алмашуы кызыклы килеп чыкты. Алар олыларча фикер йөртүләре белән сокландырдылар. Шуңа күрә "Наркотиклар уенчык түгел" исемле тематик күргәзмә белән таныштырып алу зыянга булмады.