Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Язгы матурлык сезнең өчен"

Авылыбыз кызларын, апайларын бәйрәм уңаеннан матур кичәгә җыйдык. Бәйрәм кичәсе хөрмәтле хатын-кызларыбызны котлау сүзләре белән башланып китте. Алар өчен матур шигырьләр, җырлар яңгырады. Апалар үзләре дә истәлекләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.