"Ягез әле, егетләр!"
21 февраль Күлтәс авыл клубында китапханә белән берлектә “ Ягез әле, егетләр”дигән кичә булып үтте. Кичәдә авылыбызның яшь егетләре катнашты.Кичәнең беренче өлешендә армия сафларында хезмәт иткән авылдашлар чыгыш ясады. Кичәнең икенче өлешендә егетләр төрле спорт ярышларында катнашып, үзләренең физик яктан чыныкканлыкларын, илебезне сакларга әзерлекләрен күрсәттеләр.