"Туган телем-иркә гөлем"
Үсеп килүче буынга туган телнең кадерлеген аңлату, анда милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан "Туган телем -иркә гөлем" дип аталган чара үтте. Китапханәче бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен сәнгатьле итеп укуы белән башланып киткән чара күңелле дә, бай эчтәлекле дә булды. Ул Халыкара туган тел көненең ни өчен нәкъ менә 21 февральдә уздырыла башлавы, аның 1999 елдан бирле бөтен тарафларда киң күләмдә үткәрелеп килүе турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Балалар белән халык уеннары да уйнадык.