“Искечә Яңа ел белән!”
"Искечә Яңа ел белән! дип аталган чарага өлкән буын авылдашларыбыз чакырылды. Китапханәче авылдашларны бәйрәм белән котлады, аның тарихы белән таныштырды. Өлкән апаларыбыз төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Бәйрәм белән котлап Кыш бабай да килде. Чулпан Галаутдинова үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Авылдашлар үзләре дә матур җырлар, шигырьләр башкардылар, төрле халык биюләрен биеделәр. Кыш бабай үз чиратында күчтәнәчләрен таратты. Лотерея уены уйнатылды.