Культесская сельская библиотека - филиал № 18

“Табигать хәзинәләре - тыюлыклар”

11 гыйнварда, Россиядә ел саен тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә -  укучылар өчен “Табигать хәзинәләре - тыюлыклар” дигән мәгълүмат сәгате узды. Бу очрашу балаларга төбәгебезнең уникаль табигый байлыкларын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлеген тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Чара башында катнашучыларга “тыюлык”, “заказник”, “милли парк” сүзләренең әһәмияте турында сөйләдек, Россиянең иң танылган тыюлыклары белән таныштырдык. Китапханәче тыюлыклар нәрсә өчен төзелә, Россия территориясендә нинди тыюлыклар һәм милли парклар бар икәнлеге турында сөйләде. Чарада катнашучылар презентация ярдәмендә төрле тыюлыклар белән таныштылар, биотөрлелекне саклауның әһәмияте турында белделәр, аннары сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.