Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Тылсымлы Кыш бабай капчыгы"

Яна ел бәйрәмен бигрәк тә балалар яратып көтеп ала. Шул уңайдан "Тылсымлы Кыш бабай капчыгы" дип аталган балалар өчен күңел ачу чарасы үтте. Бәйрәм күңелле уеннар белән үрелеп барды. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кунакка куян кызы да килгән иде. Ул килгәч бәйрәм тагын да ямьләнеп китте.