"Тылсымлы Яңа ел"
29 декабрь көнне авылыбызда"Тылсымлы Яңа ел " дип исемләнгән бәйрәм үтте. Бәйрәмдә матур җырлар, шигырьләр яңгырады, әдәби әсәрләрдән өзекләр, шаян күренешләр сәхнәләштерелде. Маскалар киеп килгән кунакларыбыз бәйрәмгә ямь өстәде. Кыш бабай белән Кар кызы бик күп бүләкләр тараттылар. Күңелле уеннар белән үрелеп барган бик матур бәйрәм булды. Бәйрәмнең икенче өлешендә лотерея билетлары уйнатылды.