Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Татарча диктант"

Арча районы Күлтәс авылы клубы китапханә белән берлектә «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылды. Диктант яздыру Күлтәс авыл клубында оештырылды. Чарада 10 авылдашларыбыз катнашты. Текстны китапханәче Гарифуллина Айсылу Мансур кызы укыды.