"Минем яраткан Татарстаным"
Күлтәс авыл китапханәсендә "Минем яраткан Татарстаным" ип аталган викторина үтте .Укучыларга илебезнең тарихы, республика буларак барлыкка килүе, Конституция төшенчәсенә аңлатма биреп кителде. Балалар викторина сорауларына төгәл һәм дөрес җавап бирделәр. Соңыннан китап күргәзмәсе белән таныштырып, күзәтү ясалды .Балалар кызыклы уеннар уйнап, укырга китаплар алып өйләргә таралдылар.