Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Тәмле уку"

Авыл китапханәсендә библиокафе форматында чара үткәрелде, анда килүчеләргә төрле жанр китаплары - иң тәмле һәм иң татлы  китаплардан торган меню тәкъдим ителде. Һәр катнашучы китаплы  меню белән танышты, әдәби өстәл артына утырып, иң ошаган китапны сайлады һәм аның темасы буенча каршыдагы әңгәмәдәш белән фикер алыша алды. Дусларча атмосферада катнашучыларның китаплар турында сөйләшү һәм ошаган өзекләрне уку мөмкинлеге булды. Чара ахырында кунаклар белән китаплардагы танылган геройлар турында викторина үткәрелде  һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.