"Мул уңыш серләре"
Октябрь аеның икенче якшәмбесендә "Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне"н билгеләп үтәбез. Шул уңайдан китапханәбездә "Мул уңыш серләре" дип аталган мәгълүмати әңгәмә үткәрелде. Чара авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлап башланып китте. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясап китап, журналлар белән таныштырды. Үсемлекчелек, терлекчелек буенча файдалы киңәшләр укылды. Чарада катнашучы һәр кеше яшелчә үстерү буенча бай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Әңгәмә бик җанлы һәм файдалы үтте.