Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Сезнең гомер заяга узмаган"

Өлкәннәр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә өлкән буынның җәмгыятебезгә бәяләп бетергесез өлеш кертүен ассызыклап үткәрелде.  Бу чара буыннар арасында әңгәмә кору, тәҗрибә уртаклашу һәм еллар буе тупланган зирәклекне күрсәтү өчен зур мөмкинлек булды.Кичә китапханәче Айсылу Мансур кызының  һәм хөрмәтле кунакларның сәламләү сүзе белән башланып китте. Программада  яшьлек , гаилә темасына багышланган шигырьләр һәм әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Өлкәннәрнең истәлекләренә дә аерым игътибар бирелде. Кичәнең музыкаль өлешендә  яраткан җырлар, оптимизм һәм тормышка мәхәббәт рухы белән сугарылган заманча композицияләрне башкаручы вокаль коллективның чыгышлары тәкъдим ителде. Кичә дусларча чәй эчү белән тәмамланды.