Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Терроризмга юк дибез!"

Ел саен 3 сентябрьдә Россия террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле дата 2005 елда "Россиянең хәрби даны көннәре турында" федераль закон белән билгеләнгән һәм Бесланда (Төньяк Осетия, 2004 елның 1-3 сентябре) булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле, ул вакытта боевиклар шәһәр мәктәпләренең берсен басып алганнар. Бүген шул уңайдан  китапханәдә "Терроризмга  юк дибез!" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әңгәмә барышында экстремизмның нәрсә икәнлеге һәм террорчылыкның нинди төрләре киң таралуы, террорчылык оешмасына ничек кермәү, теракт янаган очракта үзеңне ничек тотарга, террорчылар тоткынлыгында булган очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләделәр. Чарада  катнашучылар кешелек тарихында экстремизм чагылышы үзе белән авырту, кайгы, үлем һәм нәфрәттән башка берни дә алып килмәде, дигән нәтиҗә ясады.