Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Карбыз көне "

3 август "Карбыз көне" шул уңайдан китапханәбездә  бәйрәм үткәрдек. Чараны китапханәче бәйрәмнең тарихы белән таныштырып башлап җибәрде. Китап укучылар карбыз турында кызыклы фактлар белән таныштылар, файдасы турында да күп мәгълүмат алдылар. Бәйрәм булгач төрле уеннар да уйнадык. Ә бәйрәм ахырында тәмле карбыз белән сыйландык.