"Галәмгә юл салган якташыбыз"
12 апрель көнне мәктәптә атаклы якташыбыз, техник фәннәр докторы, академия профессоры Мөбәрәкшин Рәхим Вәли улы хөрмәтенә «Галәмгә юл салган якташыбыз» ны искә алу кичәсе оештырылды. Лесхоз урта мәктәбе яшь армиячеләренең отряды Рәхим Мөбәрәкшин исемен йөртә. Чарага 7-8 класс укучыларын һәм яшь армиячеләр әгъзаларын чакырдык. Бөек якташыбызның тормышы һәм эшчәнлеге, аның космик фәнне үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше турында электрон презентация аша таныштык. Чарага әзерләнгәндә Күлтәс туган якны өйрәнү музееннан материаллар кулландык. Балалар презентация слайдлары буенча "сәяхәт" ясадылар, очучы-космонавтлар белән таныштылар. Алга таба укучылар кызыклы викторина сорауларына җавап эзләделәр, уеннарда актив катнаштылар.