"Нәүрүз - мөбәрәкбад!"
Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Күлтәс авылы китапханәсендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне матур җырлар, халык уеннары бизәделәр һәм кайнар коймак белән сыйландылар.