Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Ак яулык-күңел көзгесе"

5 март көнне 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Ак яулык-күңел көзгесе" дип исемләнгән тематик кичә үтте. Кичә гүзәл затларыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап башланып китте. Китапханәче яулыкларга бәйле гореф -гадәтләр белән таныштырды. Язучыларыбыз әсәрләреннән яулык темасын яктырткан өзекләр укылды. "Яулыкларда-халкым тарихы" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Килгән кунакларыбыз "Иң кадерле яулык" темасына чыгышлар ясадылар. Әнисә апа Мөхәммәтҗанова бүгенге көндә хатын-кызларның яулык киюгә карашы турында әйтеп китте. Яулык бәйләү буенча осталык дәресе дә күрсәтте. Хәтирәләргә бай матур кичә чәй табыны артында дәвам итте.