Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Бөек Сталинград"

2 февраль – Сугышчан Дан көне.
Моннан 82 ел элек Сталинград шәһәре немец гаскәрләреннән азат ителә.1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән тарихта тиңе булмаган сугыш совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. Шушы зур тарихи вакыйга уңаеннан Күлтәс авыл китапханәсендә клуб белән берлектә батырлык сәгате узды , "Сталинградская битва " дип исемләнгән слайд-фильм күрсәттелде . Китапханәче укучыларга, тарихи фактларга нигезләнеп Сталинград сугышы, сугыш вакытында совет халкының, совет солдатының күрсәткән батырлыгы турында сөйләде. Соңыннан китап укучылар сугышта булган бабайларын искә алдылар.