Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Холокост - куркыныч сүз"

Күлтәс авылы китапханәсендә клуб белән берлектә , Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында Освенцим лагерен азат итү көненә багышланган «Холокост –куркыныч сүз » дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Бу чарада «Холокост» сүзенең әһәмияте, бу көн тарихы, Холокост исеме астында тарихка кереп калган Еврей халкына каршы сугышуы турында сөйләдек. Икенче бөтендөнья сугышында фашистларның "Холокост" исеме астында тарихка кереп калган варвар җинаятьләре турында фильм күрсәтелде, күргәзмә белән таныштырылды. Холокост турында хатирәләр безгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә ирешүен тагын бер кат искә төшерделәр.