Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Тыюлыклы урманнарда"

Китапханәдә «Тыюлыклы урманнарда» дип аталган экологик сәгать үткәрелде. Бу яшьләрдә экологик аң тәрбияләүгә һәм табигатьне саклауга кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән  чара. Катнашучылар табигый экосистемаларның төрлелеге, тыюлыклы урманнарның үзенчәлекләре һәм аларның экологик балансны саклаудагы роле белән таныштылар. Чара интерактив уеннарны, танып белү әңгәмәләрен үз эченә алды . Очрашу барышында без тыюлыкларның әһәмияте турында фикер алыштык, безнең урманнарда яшәүче типик үсемлекләрне һәм хайваннарны аера белергә өйрәндек. Бу байлыкны киләчәк буыннар өчен ничек сакларга икәнлегенә дә игътибарны юнәлттек. Шулай ук табигатьнең безнең тормышта нинди роль уйнавы һәм аны саклау өчен без нәрсә эшли алуыбыз  турында фикер алыштык.