"Чыршы янында"
3 нче гыйнвар көнне Күлтәс авыл китапханәсендә “Чыршы янында” дип исемләнгән балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды. Бәйрәм әкият геройлары катнашында башланып китте. Балалар Убырлының биремнәрен үтәделәр. Яңа ел бәйрәме Кыш бабай белән Кар кызыннан башка үтми. Бәйрәмне аларның килүе ямьләндереп җибәрде. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Кыш бабай белән бергә уеннар да уйнадылар. Аның белән бергә төрле халык биюләрен биеделәр. Кыш бабай балаларга матур теләкләрен җиткереп, алып килгән күчтәнәчләрен өләшеп саубуллашты. Кызыклы уеннар дәвам итте. “Так калыш”, “ Кем тизрәк”, “Оста рәссамнар” уеннарын балалар бик яратып уйнады. Бәйрәм азагында лотерея уены оештырылды. Чарада актив катнашкан барлык бала бүләк алды. Бәйрәм бик күңелле үтте.