Культесская сельская библиотека - филиал № 18

«Ә йөрәктә яшьлек җырлый!»

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Күлтәс авылы китапханәсендә дә 1 октябрь көнне «Ә йөрәктә яшьлек җырлый!» дип исемләнгән әдәби -музыкаль кичә үтте. Өлкәннәребех хөрмәтенә матур шигырьләр, җырлар, котлау сүзләре  яңгырады.