"Моңнар кайтсын авылга"
3 август көнне Күлтәсебездә бәйрәм гөрләде. Бәйрәмне спонсорыбыз Акберов Олег Зәкәрия улы ярдәме белән оештырдык. Иртәдән авылда бәйрәм рухы хөкем сөрде. Туган якларын сагынып авылдашлар кайтты. Алып баручы Нәргиз Камалов бәйрәмне башлап авылыбызның имам хатибы Алмаз хәзрәткә сүз бирде. Җирле үзидарә башлыгы Габдулхаков Васыйл Расыйл улы клуб бинасын ремонтлаткан спонсорыбызга, ядәм иткән егетләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Олег Закариевич та бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде. 50 ел бергә яшәгән гаиләләребезне дә олыладык. "Гаилә учагын" кабызу да шушы гаиләләргә тапшырылды. Мәдәният тормышында актив катнашкан гаиләләребезне дә читтә калдырмадык, бүләкләр тапшырдык.Бәйрәмдә төрле милли уеннар уйнаттык. Ә иң мөһиме кунакка кайткан башкала артистлары булды. Алар мәйданыбызны җыр- моңга төрделәр. Популяр эстрада җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты Асаф Вәлиев , Әлфинә Әзһәмова,Татарстанның атказанган артисты Диләрә Палатоваларның җырларын халык алкышларга күмде. Аларга кушылып җырлады, биеде. Биюче кызлар, гармунчы егетләр, авылыбыз үзешчәннәре дә кимен куймады. Бәйрәм бик күңелле үтте. Оештыручыларга, ярдәм иткән Үрнәк җирлеге мәдәният хезмәткәрләренә, артистларыбызга, килгән тамашачыларга олы рәхмәтебезне җиткерәм. Илләребез тыныч, кабат матур очрашулар насыйп булсын , дигән теләктә калам.