ЗИРӘК ӘКИЯТЛӘР ОСТАСЫ
М.Е. Салтыков - Щедринның 200 еллык юбилее уңаеннан китапханәдә кычкырып укулар узды. Чара башында яшь укучыларыбыз язучының биографиясе, иҗаты белән таныштылар. Әкиятләр - әдип иҗатында аерым урын алып тора. Аның әкиятләрендә иҗтимагый тормышның асылы буенча җитди күренешләре юмор белән күрсәтелә. Чарада катнашучылар «Дикий помещик», «Как мужик двух генералов прокормил» сатирик әкиятләре белән таныштылар. Укуларның ахырында әкиятләр буенча тест үткәрелде.