Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

БЕЗ ТУКАЙНЫ УКЫЙБЫЗ, БЕЗ ТУКАЙНЫ ЯРАТАБЫЗ!

Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукайны бергәләп укыйбыз" проектын дәвам итеп бүген "Кышкы кич" дигән шигырен укыдык. Шигырьнең тарихы белән таныштык. Шигырь буенча төшкән татарча мультфильм карадык.

«Кышкы кич». «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Кулъязмада язылу вакыты «1909, үктәбер 21» дип күрсәтелгән.
 Әсәр А.Н.Плещеевның (1825-1893) «Зимний вечер» исемле шигыреннән файдаланып язылган. 

#ТукайныБергәләпУкыйбыз
#ЧитаемТукаяВместе